Бит 1 барлыгы 1

японча текстны татарчага әйләндергеч!

ХәбәрӨстәлде: Якш ноя 14, 2010 21:53
qdinar
японча текстны татарчага әйләндергеч скрипт ясадым, ләкин сүз байлыгы бик кечкенә, минем аңа бер үзем сүзләр өйрәтеп утырасы килмәгәнгә, тәрҗемә тәкъдим итү мөмкинлеге дә ясадым.
бу өр-яңа, аерым скрипт түгел, ә төрки телләрдән татар теленә әйләндергеч скрипт составына япон телен дә керттем, чөнки ул төрки тел булмаса да, җөмлә өлешләре, кушымча тәртибе төрки телләрдәге шикелле.
кулланыр өчен http://aylandirow.tmf.org.ru/yaponnantatarga/ дигән адресны адрес юлына куясы, аңа карыйсыгыз килгән бит адресын http:// дан башка өстәйсе. мисал өчен, http://ja.wikipedia.org ны карыйсыгыз килсә, http://aylandirow.tmf.org.ru/yaponnanta ... ipedia.org адресын ачыгыз.
бу сөйләшүдә сорауларыгызны бирсәгез була.
хәзер алла бирса монда скриншот беркетермен. 22:15 : беркетмәйм, чөнки кечкенәйтелгәне ясалмай икән, моннан карагыз: http://qdb.tmf.org.ru/internettansaqlat ... /11/jp.png 124,1 килобайт.

22:20 : ә төрки телләрдәге текстларны татарчалаштыргыч турында мин бу төшләрдә язган идем: http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=711 , http://www.yeshler.ru/blog/546.html .

22:23 : скриншоттан да күренә, анда язылган:
Киңәш: берничә иероглифтан торса, шуны башта җибәрегез, аннары составындагы иероглиф тәрҗемәләрен җибәрегез
алла бирса, мисал китерермен.

Re: японча текстны татарчага әйләндергеч!

ХәбәрӨстәлде: Якш ноя 14, 2010 22:28
qdinar
тәрҗемә тәкъдим итер өчен
http://translate.google.com/#ja|en|
ны кулланырга тәкъдим итәм.

тагын бер киңәш: "двойной щелчок" - тиз генә ике тапкыр басу белән бер төркем тамганы сайлап була.

Re: японча текстны татарчага әйләндергеч!

ХәбәрӨстәлде: Дүш ноя 15, 2010 00:22
qdinar
тәкъдим итү мөмкинлеген интернет эксплорерда төзәтеп карадым да, булмый торгач, анда бетердем.

Re: японча текстны татарчага әйләндергеч!

ХәбәрӨстәлде: Чәр ноя 17, 2010 10:31
qdinar
тәрҗемә өстәп, шуның белән ничек тәрҗемә иткәнен карыйсыгыз килсә, файрфокста аны F5 белән битне яңартып кына карап булмай, Ctrl+Shift+R белән яңартып була. > 2010-12-2 17:15 : хәзер F5 я яңадан ачу да җитә . <