монда теркәлмичә генә дә йазып була иде. ә хәзер мин ул мөмкинлекне сүндереп куйдым. чөнки ышандыру кодын йазмакчы булып йөзләп спамер программа керә икән монда, ләкин код аша үтә алмыйлар. йукка йөрмәсеннәр дип ул кодны алып аттым. керүдән туктадылар әле. менә әле берәү генә иртә белән "ни булды икән монда" дигән кебек бугай кереп чыккан.
шул кодны сүндергәннән соң "кунак"ларга хакларны дөрес куймаганмын, "йук" кына куйып тыйылмады, "һич бер кайчан да түгел" дип куйгач кына тыйылды, шул чак берсе бер спам хәбәре йазырга да өлгерде, бетереп аттым инде.